Барлык яңалыклар

Һөнәрле үлмәс

Кәрвансарай бинасында “Арт-резиденция” мобиль күргәзмә-ярминкәсе эшли башлады.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Узып киткән 2020 ел Башкортстан Республикасының халык-сәнгать һөнәрчеләре һәм кәсепчелек өлкәсендә вакыйгаларга бай булды. Алар – “Башкортстан Республикасында һөнәрләр атналыгы”, “Идел буе” күргәзмәсе, “Ел кәсепчесе-2020” ачык конкурсы, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр мәйданчыклары, мастер-класслар һәм башка чаралар. Декабрь ахырында Уфада Кәрвансарай бинасында “Арт-резиденция” мобиль күргәзмә-ярминкәсе эшли башлады. Күргәзмә-ярминкәне эшкуарлыкны үстерү буенча Башкортстан Республикасы агентлыгының халык-сәнгать кәсепчелеге үзәге җитәкчесе Татьяна Сайгина һәм туризмны үстерү үзәге директоры урынбасары Артур Иделбаев ачтылар. “Башкортстан Республикасында халык сәнгатенә зур игътибар бирелә. Бу тармак төбәк өчен бик мөһим, чөнки тышкы базарларда традицион сәнгатьне тәкъдир итү юлы белән Башкортстан Республикасының имиджын формалаштыруда катнаша, – дип билгеләп үтте күргәзмә ачылышында Татьяна Сайгина. – Моннан тыш, тармакның төрле юнәлешләрендә эш урыннары булдырыла”. Күргәзмә эше Эшкуарлык буенча Дәүләт комитеты һәм республиканың кече һем урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы ярдәменде оештырылды. Ул үз эшен 2021 ел дәвамында дәвам итәчәк. “Арт-резиденция”дә урта һәм кече эшкуарлар, республикадагы шәхси кәсепчеләр катнаша.

“Башинформ” фотосы.
Читайте нас: