Барлык яңалыклар

Балаларга өмет бирә

Республика балалар клиник хастаханәсендә яңа аппарат барлыкка килде. Бу – мөмкинлекләре чикләнгән балаларга реабилитация үткәрергә ярдәм итүче экзоскелет.

Аппарат югалган хәрәкәт функцияләрен кайтарырга һәм мускулларның көчен арттырырга мөмкин бирә. "Ул балага йөрергә генә ярдәм итеп калмый, ә аңарда мотивацион әзерлек формалаштыра", – ди Балалар психоневрология һәм эпилептология үзәге мөдире Гөлнара Зәбирова.
Бүгенге көндә 5 бала экзоскелетта 1 нче дәвалау курсы алган. Пациент белән беренче дәрескә 1,5-2 сәгать вакыт китә. Күнегүләрдән соң баланың хәлен өстәмә 15-20 минут күзәтәләр. Экзокелетта дәвалануның бер курсыннан соң үзгәрешләр булмаска да мөмкин. Әмма барлык балаларда психоэмоциональ торышның яхшыруы күзәтелә. Сәламәтләнүгә өмет барлыкка килә. Аякларда кан әйләнеше яхшыра, аларның хәлсезлеге кими. Ачыктан-ачык нәтиҗәләр булсын өчен экзоскелетта тернәкләндерүнең кимендә 5 курсын узу кирәк, ди табиблар.
Башта күнегүләр белгечләр күзәтүе астында уза, аннары бала мөстәкыйль рәвештә аппарат ярдәмендә хәрәкәтләнә башлый. Тернәкләндерү курсы ун көн тәшкил итә һәм елына өч тапкыр кабатланырга тиеш.
Экзоскелетның балалар моделен шулай ук Уфа шәһәренең 17 нче шәһәр балалар клиник хастаханәсе дә алган.
Бу аппараттларны "Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты кысаларында кайтарту мөмкин булган.
Чыганак: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
Читайте нас: