Барлык яңалыклар

Юллар, юллар, инде ничә еллар...

2020 елда Башкортстанда юллар торышы яхшырдымы? Элекке белән чагыштырганда, уңай якка үзгәрешләр бармы? Җавап – сайтта.

Узган елда Башкортстан башкаласында урам-юл челтәре торышын яхшырту буенча шактый эш башкарылды. Бу эш аварияләр еш була торган урыннарны киметергә ярдәм итә. Хәзерге вакытта Уфа шәһәрендә юл-транспорт һәлакәтләре күп булган 94 урын бар. Бу 2019 елга караганда җидегә кимрәк.
«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында асфальт алыштыру буенча зур эш алып барылды. Аерым алганда, 2020 елда гомуми озынлыгы 20,85 чакрым тәшкил иткән 22 юл участогы ремонтланды, шулай ук Академик Королев, Архитектура, Ветошников, Дмитрий Донский, Красин, Левитан, Мәҗит Гафури, Новоженов, Нехаев, Степан Злобин һ.б. урамнарның юл өслеге яңартылды.
Моннан тыш, Мостай Кәрим урамына капиталь ремонт тәмамланды. Яңа бордюрлар урнаштырылды, юл өслеге җәелде, кабель линияләре сузылды, тышкы яктырту системасы урнаштыру, яңгыр канализациясе сузу эшләре башкарылган, машиналар йөргән урыннарда люклар алмаштырылган.
Шулай ук Зинино авылында яңа транспорт чишелеше төзеләчәк. Хәзерге вакытта дәүләт экспертизасын үтә торган проект документациясе әзерләнә. Уңай бәяләмә алып, подрядчы оешманы конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча билгеләгәннән соң, әлеге зур юл проектын гамәлгә ашыруга керешәчәкләр.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/55657
Читайте нас: