Барлык яңалыклар

Ат симез, юл тигез

Башкортстан 2022 елда автомобиль юлларын төзекләндерү, реконструкцияләү һәм төзүгә 220 миллион сум алачак.

Бу хакта боерыкны Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Аңа караганда, төбәкләргә якындагы өч елда барлыгы 172,3 мииллиард сумнан артык акча җибәреләчәк.
Федераль финанслау төбәкләргә заманча һәм сыйфатлы юл инфраструктурасын булдырырга, шулай ук интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый системалар трафик белән идарә итү процессларын автоматлаштырырга һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә ярдәм итә.
Әлеге эшләр “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында алып барыла. Аның максаты – 2024 елга төбәк юлларының норматив таләпләргә туры килә торган өлешен арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, яңа таләпләр һәм стандартлар, шулай ук юл хәрәкәтен оештыру һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту буенча автоматлаштырылган технологияләр кертү.
Милли проектлар – 2024 елга кадәр ил үсешенең Русия Президенты Владимир Путинның май Указында билгеләнгән өстенлекле юнәлешләре булып тора. Хәзерге вакытта Русиядә 13 милли проект тормышка ашырыла. Алар арасында “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, “Демография”, “Мәдәният”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Экология”, “Хезмәт җитештерүчәнлеге”, “Фән”, “Санлы икътисад”, “Урта һәм кече эшкуарлык һәм эшкуарлыкка ярдәм”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, шулай ук магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планы кергән.
2024 ел ахырына кадәр илкүләм проектларның гомуми бюджеты 25,7 триллион сум тәшкил итә.

Фото: 3d-oboi.ru
Читайте нас: