Барлык яңалыклар

Озын гомер сәламәт туклануга бәйле

Сәламәт һәм баланслы туклануга багышланган дәрес эшли башлый.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

“Русия электрон мәктәбе" платформасында сәламәт һәм баланслы туклану принципларына багышланган дәрес эшли башлый. Ул “Демография” гомумдәүләт проектының “сәламәт туклану” проекты кысаларында тормышка ашырыла, видеосюжетлар форматында күрсәтелә.
Дәреснең максаты – укучыларга туклану режимының һәм рационының нәрсә икәнлеген, аларны ни өчен үтәү мөһим икәнлеген, кешегә кирәкле азык-төлек матдәләре исемлеген, шулай ук теге яки бу продуктларның калориясен аңлату. Дәрес ахырында барлык укучылар да алган белемнәрен интерактив биремнәр ярдәмендә тикшерә алачаклар.
“Сәламәт туклану” проектын тормышка ашыру барышында 2024 елга кадәр Русия Федерациясенең 80 субъектында 30 миллионнан артык кеше сәламәт һәм баланслы туклану мәсьәләләре буенча белем бирү программаларына җәлеп ителәчәк.
Хәзерге вакытта Русиянең 24 пилот төбәгендә халыкның төрле төркемнәрендә азык-төлек сыйфаты һәм туклану торышы мониторингы алып барыла. Эшләрне тәэмин итү өчен 17 сынау лабораториясе җиһазландырылган. Мониторинг кысаларында кибетләр киштәләрендә азык-төлек продуктларының сыйфат күрсәткечләренә контроль көчәйтелде, шулай ук азык-төлек продукциясенең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән яңа санитар кагыйдәләр һәм нормалар кабул ителде.
Имин һәм сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итеп гражданнарның тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген яхшырту, шулай ук һәр Русия гаиләсенә сәламәт туклану нормаларын кертү – “Демография” илкүләм проектының “җәмәгать сәламәтлеген ныгыту” федераль проектының төп максатларыннан берсе.

Фото: womensgroup.ru
Читайте нас: