Барлык яңалыклар

Авылларны ФАП баса

Олы Тәңкәш һәм Яңа Шах нәрсәсе белән охшаш?#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Сәламәтлек сагы” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасының авыл территорияләрендә медицина пунктлары челтәрен үстерү дәвам итә.

Нуриман районының Олы Тәңкәш авылында яңа модульле ФАП файдалануга тапшырылды. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Фельдшер пункты кирәкле аппаратура, шул исәптән ЭКГ аппараты, дефибрилятор, стерилизатор, пульсоксиметр, вакциналар һәм препаратларны саклау өчен суыткычлар, үлчәүләр, ростомер, кислород баллоны белән җиһазландырылган. Биредә зур Тәнкәш һәм Кече Тәңкәш авылларыннан 327 кешегә хезмәт күрсәтеләчәк.

ФАП “Сәламәтлек саклау” милли проектының “беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” региональ проекты кысаларында республика бюджеты акчасына төзелде.

Бүген Ярмәкәй районының Яңа Шах авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАП 168 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шул исәптән 17 яшькә кадәрге балаларга, алар – 22 кеше. Фельдшер-акушерлык пунктында дүртенче ел яшь белгеч Алинә Кәлимуллина эшли. “Яңа Шах авылы район үзәк хастаханәсеннән 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Табибка кадәр сыйфатлы медицина ярдәме һәм профилактика безнең халык өчен көннән-көн үтемлерәк була бара. Ә бу авыл халкының сәламәтлеге күрсәткечләренә генә түгел, ә авыл торак пунктлары үсешенә дә уңай тәэсир итә”, – дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы Илшат Райманов.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы фотолары.

Читайте нас: