Барлык яңалыклар

Бу кадәр балалар бакчалары төзелгәне булмады

Башкортстанда 2020 елда 24 балалар бакчасы файдалануга тапшырылырга тиеш.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Башкортстанда 2020 елда 24 балалар бакчасы файдалануга тапшырылырга тиеш иде, шуның 17се төзелгән. Җиде объектны файдалануга тапшыру подрядчылар гаебе белән кичектерелә. Бу хакта Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төзелеш министры Рәмзил Кучарбаев хәбәр итте. Ул киңәшмәдә гомумдәүләт проектларны гамәлгә ашыру буенча хисап тотты. Бу эшләр “Демография” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла, аларга 4,125 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль казнадан – 1,987 миллиард сум.
Дүрт объект файдалануга тапшырылган: Уфа районының Чесноковка бистәсендә 160 урынлык балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп, Туймазыда 260 урынлык балалар бакчасы, Дәүләкәндә 110 урынлык балалар бакчасы, Илеш районының Рсай авылында 50 урынлык балалар бакчасы.
Тагын җиде объектта төзү-монтаж эшләре тәмамланган, хәзер җиһазлар, мебель җыю бара. Алар: Уфаның Дим районындагы ике, Сипайлово бистәсендәге, Уфа районының Яңа Михайловка авылы, Балакатай, Иглин, Дүртөйле районнарындагы балалар бакчалары.
Калган балалар бакчалары төзелеп, җиһазланып бетеп килә.

Фото: arskmedia.ru
Читайте нас: