Барлык яңалыклар

Әлшәйдә – яңа крестьян-фермер хуҗалыгы!

«Агростартап» грантыннан кергән 1 миллион 980 мең сум акча ярдәмендә Нәфис НӘСХЕТДИНОВ Башкортстанның Әлшәй районында үз эшен корып җибәрде. Ул иген культураларын үстерү белән шөгыльләнә. Тулырак – сайтта!

«Агростартап» грантыннан кергән 1 миллион 980 мең сум акча ярдәмендә Нәфис НӘСХЕТДИНОВ Башкортстанның Әлшәй районында үз эшен корып җибәрде. Ул иген культураларын үстерү белән шөгыльләнә.
«Агростартап» грантлар бирү бәйгесендә катнашу Нәфис Нәсхетдиновка игенчелек өлкәсендәге бизнес-проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирде. Шулай итеп, республиканың Әлшәй районында тагын бер ныклы крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килде.
Нәфис Таһир улы крестьян хезмәте белән балачагыннан таныш. Икмәк үстерү һәм терлек карау серләрен аңа аңлатасы юк. Өч-дүрт елга якын пай җирләренең 15 гектарында иген культуралары чәчкән. Күптән түгел фермер тагын 88 гектар җирне арендага алган һәм «Агростартап» грантына конкурста катнашырга булган. Нәтиҗәдә, проектын уңышлы яклап, 1 миллион 980 мең сум акча откан. Аларга ул авыл хуҗалыгы техникасы – МТЗ-82 тракторы, пресс-җыючы һәм хуҗалыкта кирәкле башка җиһазлар сатып алган. Моннан тыш, фермер үз янында янә бер яңа эш урыны булдырган. Хәзер Нәфис Нәсхетдинов язгы чәчүгә әзерләнә. Фермер моның белән генә чикләнергә җыенмый, бодай, арпа һәм башка культуралар өчен тәгаенләнгән чәчүлек мәйданнарын киңәйтергә ниятли.
«Агростартап» грантлары «Кече һәм урта эшкуарлык» гомумдәүләт проектының «Авыл кооперациясен үстерү һәм фермерларга ярдәм итү системасын булдыру» төбәк проекты кысаларында бирелә. Быел Башкортстанда 68 яңа эш башлаган авыл эшкуары 211,5 миллион сумлык «Агростартап» грантларына ия булды.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/52121
Читайте нас: