Халык көтеп алган мәдәният учаклары “мәдәният” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде. Тантаналы чарада Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашты.
Андреевка авылы мәдәният йортының матди-техник базасы тулысынча яңартылды: тамашачылар залындагы утыргычлар, тавыш аппаратурасы, ут җиһазлары урнаштырылды. Заманча бинада 200 урынлык киноконцерт залы, дискотека залы, хор студиясе, хореография залы, театр студиясе, музей-күргәзмә комплексы урнашкан.
Ябалак авылында яңа мәдәният йортында 300 урынга исәпләнгән заманча уңайлы тамаша залы, өлкәннәр һәм балалар клуб берләшмәләре өчен бүлмәләр, балалар сәнгать мәктәбе филиалы бар. Шул ук бинада китапханә дә урнашкан. Мәдәният йорты Ябалак, Илеш, Югары Юлдаш һәм Иске Статыш авыллары халкына хезмәт күрсәтәчәк.
Авыл мәдәният йортларына “авыл күпфункцияле клубы”статусы бирелде.
Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова барлык катнашучыларны мәдәният йортлары ачылу белән котлады һәм яңартылган авыл клубларының авыл халкы өчен яңа офыклар ачачагына, үзешчән сәнгать сафларына яңа талантлар җәлеп итәчәгенә, күпмилләтле республикабыз халыкларының үзенчәлекле мәдәниятен саклауга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин сүзләренә караганда, авыл мәдәният йортлары базасында күпфункцияле мәдәният йорты булдыру традицияләрне саклауга, авыл җирлегенең алга таба үсешенә ярдәм итәчәк.
Фото: БР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.