Барлык яңалыклар

Бакалылар бушлай фатир алды!

Башкортстанның Бакалы районы Бакалы авылында авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр һәм ятимнәр – барлыгы 23 гаилә – яңа комфортлы фатирларга күченделәр.

17 декабрьдә Башкортстанның Бакалы районы Бакалы авылында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметү өчен шартлар тудыру» федераль программасы кысаларында моңа кадәр авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә яңа фатир ачкычлары тапшырылды.
Тантанада Бакалы районы хакимияте башлыгы А.Г. Андреев, «Жилстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Р. Т. Әлмөхәммәтов, Башкортстан Республикасының авария хәлендәге торак фонды мониторингы үзәге директоры Р.Р. Идрисов катнашты.
Хакимият башлыгы Александр Андреев, яңа йортка күчүчеләргә фатир ачкычларын тапшыру тантанасында болай диде:
– Кеше тормышында чын-чынлап истә калырлык зур вакыйгалар күп түгел: мәктәпне тәмамлау, институтка керү, туй, балалар туу... Һәм шулар исемлегендә иң мөһим вакыйгаларның берсе – яңа торакка ия булу. Бүген Ворошилов урамындагы өч катлы яңа йортка күченүче ятим балалар һәм моңа кадәр авария хәлендәге торакта яшәгән гаиләләр шундый шатлык кичерә. Йорт матур һәм җылы, ә фатирлар якты, яшәү өчен уңайлы итеп төзелде. Бу – Башкортстанның Төзелеш министрлыгы, Торак төзелешен үстерү фонды, подрядчы оешма – «Жилстрой» ҖЧҖ белән уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Билгеле, Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф. Хәбировның ярдәмен дә без һәрдаим тоеп эшләдек.
Яңа йорка элек Аксаков һәм Совет урамнарында авария хәлендәге торакта яшәгән 23 гаилә күченде. Яңа фатирларын күрү белән, аларның түбәләре күккә тиде:
– Соклануыбызның чиге юк. Барлык коммуникацияләр дә тоташтырылган: җылылык та, су да, газ да. Иске фатирларда мондый шартлар юк иде. Республика һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт!
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, фатирларга бернинди өстәмә ремонт та кирәкми: җиһазларыңны, мебелеңне керт тә яшә. Һәр фатирга сантехника урнаштырылган, алар үзәк җылылык челтәренә тоташтырылган. Подвал бүлмәләре бар. Ишегалдында автомобильләр өчен (шул исәптән инвалидлар өчен дә) парковкалар, җәяүлеләр өчен тротуарлар, яктырту системасы бар, юллар асфальтланган, спорт һәм балалар мәйданчыклары җиһазландырылган.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/51643
Читайте нас: