Барлык яңалыклар

Чакмагышта заманча кинозал

Район конкурста җиңеп чыккан.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Халык саны 500 мең кешегә кадәр булган торак пунктларда Кинозалларга ярдәм итү буенча кино фонды конкурсында Чакмагыш районы җиңүчеләрнең берсе булган. “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә районда заманча «Гаилә» кинотеатры барлыкка килгән, ул инде үзенең беренче кунакларын кабул итәргә өлгергән.
"Кинозал чакмагышлыларның яраткан ял итү урыны булыр һәм аларны тылсымлы кино дөньясына җәлеп итәр дип ышанам. Республика җитәкчелегенә һәм “Мәдәният” гомумдәүләт проектына мондый проектларда катнашу мөмкинлеге бирүләре, ярдәмнәре өчен рәхмәт”, – ди район хакимиятенең эшләр идарәчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов.
РБ Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чарага кино тармагы ветераннары чакырылган, чакмагышлыларны котларга БР мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев килгән.
***
2020 елда Кино фонды субсидияләре ярдәмендә Дәүләкәндә – ике, Иглин, Раевка, Чакмагышта, Стәрлебашта бер – җәмгысы алты кинозал ачылачак. Һәр кинозалны яңарту өчен кайтарылмый торган 5 млн сумлап акча бүлеп бирелгән. Яңадан җиһазландырылган кинозалларда Русия фильмнарын 50 проценттан да ким булмаган күләмдә күрсәтү һәм даими эшчәнлек мәҗбүри шарт булып кала.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: