Барлык яңалыклар

Бушлай курслар

Программа роботлары ясарга өйрәнәсең киләме?#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

«Башкортстан Республикасының Электрон мәгарифе» порталында катлаулы булмаган роботларны эшләү буенча бушлай старт курсы урнаштырылган. Бу – "Lexema-RPA Studio да программа роботларын эшләү" курсы. Бер көн эчендә ИТ-өлкәнең кирәкле юнәлешендә – RPA (Robotic Process Automation) технологиясе ярдәмендә бизнес-процессларны роботлаштыру буенча төп күнекмәләрне алырга мөмкин. Бүгенге көндә күп компанияләрдә RPA технологиясе кулланыла, кабатланучан, бертөрле процесслар автоматлаштырыла. Бу технологияне программалау өлкәсендә югары квалификацияң булмаган килеш тә үзләштереп була.
Биредәге күнекмәләрне үтәп, Lexema-RPA платформасында роботларны мөстәкыйль рәвештә эшләп карап булачак. Тест биреме уңышлы узганда, санлы сертификатка ия булу мөмкин.
Бушлай курска сылтама: https://edu.bashkortostan.ru/e-course/DO/201921/
Башкортстанда санлы икътисад буенча белем бирү күрсәткечләре яхшыдан. Бу юнәлеш "РФнең Санлы икътисады" гомумдәүләт проектының "Санлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: