Барлык яңалыклар

“Әбидә кунакта” проекты җиңде

Ул Ләйсән Сөләйманованың “Стәрлебашка әби янына кунакка” дип аталган тур.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Уфада авыл һәм экология туризмы өлкәсендә иң яхшы проектны билгеләделәр. Һөнәрчелек атнасы кысаларында ВДНХ ЭКСПОда авыл һәм экология туризмы өлкәсендә проектлар конкурсының финалы булып узды.
Конкурс Башкортстандагы эчке, авыл һәм экология туризмын үстерү буенча иң яхшы идеяләрне яклауга һәм алга чыгаруга юнәлтелгән.
Конкурста катнашучылар “Проект эшчәнлеге нигезләре. Грант бирүчеләр, грант ярдәме төрләре” дип аталган уку программасын үзләштерде. Катнашучылар арасында беренче грант ияләре дә бар.
Проектларны яклау конкурс комиссиясе сорауларына җаваплар һәм презентацияләр форматында узды. Финалистлар төрле юнәлешләрдәге туристик проектларны тәкъдим итте.
Конкурсантлар танып белү туризмы, җирле халык тормышына “чуму”, байдаркаларда йөзү, мастер-класслар һәм педагоглар белән дәресләр, шулай ук күлләр ярында яки санаторийлар территориясендә заманча йортлар белән проектлар тәкъдим иттеләр.
Бәйгедә Ләйсән Сөләйманова проекты җиңеп чыкты. Ул “Стәрлебашка әби янына кунакка” дип аталган тур.
Әлеге бәйге Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары турындагы фәрманына ярашлы, Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәмендә уздырылды.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: