Барлык яңалыклар

Куянда яңа бакча

Краснокама районының Куян авылында 95 урынлык балалар бакчасы ачылды.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Республика адреслы инвестицион программасы (РАИП) кысаларында төзелгән 1 мең кв.м мәйданлы объектның бәясе 84 млн. сумга якын тәшкил иткән, дип хәбәр итә Башкортстанның Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте.
Балалар бакчасы, яслене дә кертеп, биш төркемгә исәпләнгән һәм бирегә 95 сабый йөри алачак. Бинада барлык кирәкле бүлекләр бар: барлык санитария таләпләренә туры килә торган азык-төлек блогы, музыка залы, медицина блогы, төркем һәм йокы бүлмәләре. Балалар бакчасы температураны көйләү мөмкинлеге бирә торган автоном газ котельные белән җиһазландырылган. Балалар бакчасы территориясендә резина өслекле биш уен зонасы каралган, комлыклар, карусельләр, таучыклар урнаштырылган.
РАИПта каралган объектлардан тыш, Башкортстанда "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән социаль объектлар аз түгел. Агымдагы елда республикада 3 890 урынлы 24 балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырылган иде. 2020 елда балалар бакчалары төзелешенә федераль бюджет республикага 3,9 млрд сум бүлеп биргән.
Читайте нас: