Барлык яңалыклар

Хастаханәләр заманча җиһазлана

2020 елда федераль бюджет акчалары хисабына 1,133 миллиард сумлык кыйммәтле медицина җиһазлары сатып алынган.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Ел ахырына кадәр Башкортстанның ике хастаханәсендә – Уфа һәм Нефтекамада магнит-резонанс аппаратлары эшли башлаячак.
Алар Нефтекаманың шәһәр хастаханәсенә һәм Уфаның 21 санлы шәһәр клиник хастаханәсенә куелачак.
– Аппаратларны без бик озак көттек. 20 декабрьдә алар белән эшли башларга җыенабыз. Хәзер аппаратларны урнаштыру бара, – дип хәбәр итте Уфаның 21нче санлы хастаханәсенең нур диагностикасы бүлеге мөдире Гөлнара Садыкова. – Бу җиһазлар баш һәм арка миендәге авыруларны ачыклау өчен диагноз куюда табиб-клинистларга зур ярдәм. Моннан тыш, яңа җиһазлар баш мие кан әйләнешенең бозылуларын беренче тәүлектә үк ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Компьютер томографиясен дә ясыйбыз, әлбәттә, әмма магнит-резонанс аппаратта тайпылышлар беренче тәүлектә үк күренә. Бу диагностикада бик зур плюс.
Хастаханәнең барлык пациентлары өчен тикшеренү түләүсез булачак. Ике сменалы эшне исәпкә алып, көн саен 25 кешегә кадәр кешене кабул итү планлаштырыла.
Әлеге җиһазлар Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектары турында канунына ярашлы алына.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2020 елда “сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында федераль бюджет акчалары хисабына 1,133 миллиард сумлык 12 берәмлек кыйммәтле медицина җиһазлары сатып алынган.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: