Барлык яңалыклар

Туймазы хастаханәләренә – яңа ноутбуклар

Башкортстанның Туймазы районы табибларының һәм фельдшерларының эше хәзер җиңеләергә тиеш. Шушы көннәрдә аларга яңа 23 ноутбук тапшырылды.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Русия Президенты Владимир Путинның «май указлары»на ярашлы кабул ителгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларындагы «Бердәм дәүләт сәламәтлек саклау системасы нигезендә уртак санлы контур булдыру» федераль программасы буенча Туймазы районының фельдшер-акушерлык пунктлары өчен 23 ноутбук сатып алынган. Шул исәптән Әгиртамак авылындагы ФАП та яңа ноутбукка ия булды. Мондагы белгечләр – нигездә, Туймазы медицина колледжын тәмамлаучылар. Алар «Промед» программасының бердәм мәгълүмати базасында электрон документ әйләнеше алып бару буенча инструктаж уздылар.
Туймазы район үзәк хатаханәсенең баш баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин билгеләп үтүенчә, хәзер Туймазы районы авылларына хезмәт күрсәтүче фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләренең эш урыннары персональ компьютерлар белән җиһазландырылачак. Әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә ФАП фельдшерларының электрон медицина документлары әйләнеше алып бару, белгечләрне үз юнәлешләре буенча район һәм шәһәр хастаханәләренә консультацияләргә җибәрү, автоматлаштырылган республика медицина системасында үзәк район хастаханәсе белән телемедицина консультацияләрен үткәрү мөмкинлеге бар.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/48092

Читайте нас: