Барлык яңалыклар

Стәрлетамакта ни хәлләр?

Хәлләр начар ук түгел, әмма башка төбәкләргә укырга киткән студентларның 10 проценты гына Стәрлетамакка кире кайта. Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә соң?#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

7 декабрьдә республика Хөкүмәтенең күчмә утырышы Стәрлетамакта үткән иде. Башкортстан шәһәрләре арасында зурлыгы буенча икенче урындагы шәһәрнең социаль-икътисадый хәле ничек соң? Республика Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, Стәрлетамак – республикабызның мөһим сәнәгать, мәдәният, мәгариф үзәге. Биредә торак төзелеше темпы начар түгел, инвестицияләр җәлеп итүнең үсеше сизелә, «Алга» махсус икътисадый зонасы эшләп килә.
Ләкин игътибар җитеп бетмәгән юнәлешләр дә бар. Аларның иң мөһиме – экология. "БСК" акционерлары белән берлектә күптәннән экологик вәзгыятьне яхшырту буенча юл картасы эшләнгән булган, әмма ул тормышка ашырылмаган. Радий Хәбиров яңа шартларда предприятие җитәкчелегенең моның турында кайгыртырга тиешлеген билгеләде.
Шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Куликов 2020 елда муниципалитет үсешенең социаль-икътисади нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Тулаем керем 16,7 млрд сум, үсеш 5,3 процент тәшкил иткән. 130 инвестпроект гамәлгә куела.
Бу уңайдан беренче вице-премьер – Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов Стәрлетамакның инвестицион потенциалын республикада иң куәтлеләреннән берсе буларак бәяләде. Әмма җан башына исәпләгәндә инвестицияләр җәлеп итү дәрәҗәсе шәһәрне республика муниципалитетлары арасында 18 нче урынга куя.
Стәрлетамакның демографик проблемалары турында вице-премьер – БРның Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленар Иванова сүз тотты. Әйтик, шәһәрдә туучылар саны ике тапкыр кимегән, халыкның миграция кимүе һәм үлүчеләр саны арткан. Башка төбәкләргә укырга киткән студентларның 10 проценты гына Стәрлетамакка кире кайта.
Радий Хәбиров Мәгариф һәм фән министрлыгына хезмәт һәм уку миграциясе мәсьәләләрен җентекләп анализларга һәм чишү юлларын тәкъдим итәргә кушты.
«Тискәре демографик процесслар шәһәр үсешенә тәэсир итә: үлүчеләр саны һәм халыкның күчеп китүе артты. Эшсезлек исә 9 тапкыр артты, – дип белдерде Владимир Куликов. – Бу уңайдан яңа мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында өч балалар бакчасы төзибез. “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты буенча 18 чакрым озынлыктагы автомобиль юллары ремонтланды. Су чистарту корылмалары төзүне һәм шәһәр киңлекләрен, ишегалларын һәм подъездларны төзекләндерүне тәмамлыйбыз».
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: