Барлык яңалыклар

Җиләкле Аланда тантана!

Уфа районының Җиләкле Алан авылында сәламәтлекне ныгытып булачак.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Уфа районының Ягодная Поляна, ягъни Җиләкле Алан авылында яңа модульле ФАП ачу тантанасы булды. Ул Дмитриев участок хастаханәсеннән 5 чакрым ераклыкта һәм район поликлиникасыннан 25 чакрым ераклыкта урнашкан.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ФАП өч авыл халкына: Җиләкле Алан, Ушаково, Ясный һәм шушы исемдәге бакчачылар ширкәтенә хезмәт күрсәтәчәк. Аңа барлыгы 429 кеше, шул исәптән 93 бала беркетеләчәк.
Элекке ФАП 1972 елда төзелгән иде. Аның гомуми мәйданы 26,8 кв. м. Бина мәйданы нормативка туры килми, канализация, су белән тәэмин итү, бәдрәф юк иде.
Яңа модульле ФАП “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” федераль проекты кысаларында заманча таләпләргә туры китереп төзелгән. Халыкка медицина ярдәме күрсәтү һәм персонал эше өчен уңайлы шартлар тудырылган.
Яңа ФАПта фельдшер һәм акушер кабул итү бүлмәләре, карау һәм процедура-прививка кабинетлары, пациентларга кабул итүне көтү урыны, шулай ук персонал өчен санузел һәм бүлмә каралган. Бина су һәм канализация системасы, электр җылылыгы белән тәэмин ителгән, кабинетлар барлык кирәкле җиһазлар һәм медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.

Фото: vzsar.ru
Читайте нас: