Барлык яңалыклар

Әлшәйлеләр кино карый

Шушы көннәрдә Башкортстанның Әлшәй районы Мәдәният йортында 400 тамашачыга исәпләнелгән яңа кино залы ачылды.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Шушы көннәрдә Башкортстанның Әлшәй районы Мәдәният йортында тантаналы рәвештә 400 тамашачыга исәпләнелгән яңа кино залы ачылды. Раевка авылы «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелгән 500 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларындагы кинозалларга ярдәм итү буенча федераль конкурста җиңүчеләрнең берсе булды. Бәйгене Русиянең Кино фонды оештырган иде.
Халык өчен заманча кинозал – ул универсаль, мәгълүмати һәм мәдәни үзәк, кинематограф сөючеләрне һәрвакыт үзенә җәлеп итеп торырга тиеш. Яңартылган кинозал район үзәгендә иң яңа кинокартиналарны карарга мөмкинлек бирәчәк.
«Элек фильмнар киновидеочелтәр аша күрсәтелә иде. Безнең дә үз район кинотеатрыбыз бар иде. Тик, кызганычка каршы, 2000 еллар башында фильмнар күрсәтү туктатылды. Киновидеочелтәр эшләми башлады, – дип билгеләп үттеләр район хакимиятендә.
Кинозалны төзекләндерүгә 5 миллион сум күләмендә грант бирелгән. Бу акчага заманча кино һәм тавыш җиһазлары, 3D-күзлекләр сатып алынган. Репертуарда, һичшиксез, милли, заманча һәм совет фильмнары, балалар өчен фильмнар булырга тиеш.
Ачылу хөрмәтенә дәрәҗәле кунаклар өчен Айнур Аскаровның Башкортстанда төшерелгән «Уфадан мәхәббәт белән» дигән фильмы күрсәтелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда Кино фонды субсидияләре ярдәмендә Башкортстанда 6 кинозал ачылачак. Дәүләкәндә – ике, Иглин, Раевка, Чакмагыш, Стәрлебашта берешәр кинозал ачу планлаштырылган. Һәр кинозалны модернизацияләүгә 5 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Шунысы да мөһим, күпчелек торак пунктларында акча район мәдәният йортларына күчереләчәк. Дәүләкәндә ачылачак ике кинозал гына «МТД Плюс " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан яңартылачак, бу максатларга компания 10 миллион сум акча алган.
Яңа кинозаллар өчен фильмнар репертуарының кимендә яртысы Русия һәм совет картиналарыннан торуы мәҗбүри. Алар кино киноларны даими күрсәтеп торырга тиеш
Кинозаллар ноябрь азагыннан алып 2020 елның декабрь ахырына кадәр ачылачак.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/46453
Читайте нас: