Барлык яңалыклар

Эшмәкәрләр кирәк

Төбәк этабында Уфада “Иң яхшы яшьләр проекты”, “Иң яхшы интернет-проект”, “Иң яхшы хатын-кыз проекты”, “Иң яхшы авыл хуҗалыгы проекты”, “Сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә иң яхшы проект”, “Халык эшкуары” номинацияләрендә җиңүчеләр сайланачак.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Уфада 8-11 декабрьдә “Халыкара бизнес атналыгы – 2020” узачак. Эшлекле программа дүрт көнгә исәпләнгән һәм ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта бизнесы темасына, Русиядәге эшкуарлык, туризм, икътисад һәм экспортка багышланачак. Чараны онлайн рәвештә барлык кулланучылар күзәтә алачак, моның өчен ibw-bashkortostan.com рәсми порталында теркәлү кирәк.
11 декабрьдә атналык кысаларында узачак “Бизнес-уңыш” милли премиясенең төбәк этабы да үтә. Анда катнашучыларга конкурс игълан ителде. Бу хакта республиканың Эшкәмәрлек буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә. Проектны оештыручылар – Кече һәм урта эшкуарлыкның “Русия таянычы (ОПОРА РОССИИ)” гомумрусия иҗтимагый оешмасы, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе.
“Бизнес-уңыш” милли премиясенең төбәк этабы Башкортстанда беренче ел гына узмый. Аның максаты – урыннарда бизнес-климатны яхшырту буенча уңышлы тәҗрибәне тарату. Төбәк этабында җиңүчеләр конкурсның федераль этабында катнаша ала. Эшмәкәрләр өчен төп приз – Executive MBA программасы буенча укуга 100% күләмендә грант. Моннан тыш, җиңүчеләр халыкара күргәзмәләрдә, Русиядә һәм чит илләрдә стажировка программаларында катнашу өчен сертификатларга ия була.
“Төбәк этабында Уфада “Иң яхшы яшьләр проекты”, “Иң яхшы интернет-проект”, “Иң яхшы хатын-кыз проекты”, “Иң яхшы авыл хуҗалыгы проекты”, “Сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә иң яхшы проект”, “Халык эшкуары” номинацияләрендә җиңүчеләр сайланачак, – ди БР Эшкәмәрлек буенча дәүләт комитетының матбугат сәркатибе Илгизәр Саньяров. – Конкурс кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә багышланган гомумдәүләт проекты кысаларында уздырыла”.
Чыганак: Башинформ.
Фоточыганак: biznestur.bashkortostan.ru.
Читайте нас: