Барлык яңалыклар

Кан әйләнеше авыруларын компьютер аша күзәтәчәкләр

Кан әйләнешендә авырулар булган пациентларны IT-маршрутлаштыру уздырылачак. Прграмманы БДМУ төркеме уйлап чыгарды.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Башкорт дәүләт медицина университеты төркеме КЛИК программасы эшләде.
Ул кан әйләнешендә авырулар булган пациентларны IT-маршрутлаштырудан гыйбарәт. Ягъни кан йөреше авыруларын компьютер аша контрольдә тотып, күзәтеп булачак. Беренчел исәпләүләр буенча, катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән схема елына 4 меңнән артык кеше гомерен саклап калырга ярдәм итәргә тиеш. Яңа ысул ярдәмендә кан әйләнеше системасы авыруларының үлем очраклары 508,1 дән 400гә калырга, инфаркттан 19,1дән 15,6 меңгә кадәр кимерә тиеш.
Баш миендә кан әйләнеше бозылудан үлүчеләр саны 59,6дан 40,9га кадәр кимер дип көтелә.
Башкорт дәүләт медицина университеты командасының әлеге эше “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт милли проектының “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк программасына карый. Бу сәламәтлек саклауда планлаштырылган күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге төбәк программасын тормышка ашыру өчен Русиянең 64 төбәгеннән барлыгы 600 төркем катнашты.
Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы фәрманына ярашлы тормышка ашырыла. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга республикада 16,4 миллиард сум акча бүленә.
Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: