2 декабрьдә Башкортстанның Караидел районы Караидел авылында капиталь ремонт үткәргәннән соң күпфункцияле клуб ачылды. Бу эш «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды. Мәдәният йортының матди-техник базасын ныгытуга һәм ремонт эшләре үткәрүгә Башкортстан Республикасы бюджетыннан 22 миллион сумнан артык акча бүленгән. Бинаның йөзе тулаем үзгәреш кичерде: фасад яңартылды, территория төзекләндерелде, эчке косметик ремонт ясалды. Авыл клубы заманча аппаратура белән җиһазландырылган, аның ярдәмендә артистлар теләсә кайсы бәйрәм вакыйгасын кызыклы һәм матур итеп үткәрә алачак.
Ачылу тантанасында Башкортстанның Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин һәм Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев катнашты. Айдар Әнгам улы һәм Ранис Рәис улы караиделлеләрне сәламләп, күпфункцияле авыл клубы ачылу белән котладылар.
Яңартылган клубта район үзәгендә яшәүче барлык яшьтәге кешеләр өчен дә шартлар тудырылган, анда һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алачак. Мәдәният йортында кешеләр үзләренең иҗади сәләтләрен тормышка ашыра алачак, биредә рухи традицияләрне саклау һәм үстерү, иҗат итү, бәйрәм кәефе булдыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар. «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә авылда социаль-мәдәни тормыш сферасы, заман таләпләренә туры китереп, сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгачак, бу исә халыкның рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм традицияләрен сакларга һәм үстерергә ярдәм итәчәк.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/45996