Барлык яңалыклар

Балалар сәламәт булсын!

Уфа шәһәренең 17нче балалар клиник хастаханәсендә яңа МРТ аппараты.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Уфа шәһәренең 17нче балалар клиник хастаханәсенә яңа магнит резонанс томографиясе аппараты урнаштырылган.
Аппаратны сафка кертү тантанасында Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин катнашты. Ул хастаханә коллективын яңа корамал белән котлады. Дөнья стандартларының иң югары таләпләренә җавап бирүче әлеге аппарат алга таба кечкенә пациентларга тиешле тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Стационар белгечләре әйтүенчә, иң яшь балаларны ук тикшерү мөмкинлеге барлыкка килгән.
Билгеле булуынча, МРТ аппараты диагностика вакытында баш һәм гәүдәнең йомшак тукымалары структурасында аз гына үзгәрешләрне дә ачыкларга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, яңа аппарат табибларның эшенә булышлык итәчәк. Нерв системасы, онкологик патология һәм башка авыруларны дәвалауның нәтиҗәлелегенә табиб ягыннан контроль мөмкин булачак.
Чыганак: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: