Барлык яңалыклар

Уфада халыкара музыка бәйгесе узды

Уфада узган Александр Франк исемендәге Халыкара конкурста Гран-при Хорватия пианистына бирелде#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Уфада «Мәдәният» милли проекты кысасында Александр Франк исемендәге II Халыкара пианистлар конкурсы узды. Видеоязмалар буенча дистанцион форматта узган конкурста Русиянең төрле шәһәрләреннән һәм илләрдән мәдәният өлкәсендә белем бирү учреждениеләре катнашты. Иҗади ярыш «Фортепиано» һәм «камера ансамбле» номинацияләрендә дүрт яшь төркеме буенча солистлар һәм ансамбльләр арасында үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча конкурсның Гран-при жюриның аерым карары белән Загреб Музыка академиясеннән Арсен Далибалтаянга (Хорватия) бирелде.
«Фортепиано» номинациясендә I премия Уфадан Ева Миңнеәхмәтовага бирелде.
«Камера ансамбле» номинациясендә Швейцариядән Павел Домбровский һәм Рөстәм Хәмидуллин җиңде.
Жюрига Русиянең халык артисты, Гнесиннар исемендәге Русия музыка академиясенең махсус фортепиано кафедрасы мөдире, профессор Владимир Овчинников җитәкчелегендә федерациянең абруйлы пианистлары чакырылган иде.
Конкурс Уфа дәүләт сәнгать институты базасында узды.
Әлеге чара Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары турында фәрманына ярашлы үтте.
Фото: mas.unsa.ba
Читайте нас: