Барлык яңалыклар

Борай Яңа Елга әзерләнә

Башкортстанның Борай районы Борай авылы үзәк мәйданына Яңа ел чыршысы куелды. Аның биеклеге 20 метр тәшкил итә.#Годэстетики#Бураево#нацпроекты#формированиекомфортнойгородскойсреды#жильёигородскаясреда

Борай авылының үзәк мәйданында Геройлар Аллеясын комплекслы төзекләндерүнең икенче этабы тәмамланды.
2019 елда биредә энергоэффектив яктырткычлы яңа баганалар урнаштырылды, яшь агачлар утыртылды, беседкалар куелды, брусчатка җәелде, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәм локаль конфликтларда катнашкан сугышчыларга ике мәрмәр стела корылды.
Агымдагы 2020 елда яңа заманча якты музыкаль фонтан төзелгән. Таш такталар җәю һәм мәйданның калган өлешендә бордюрлар урнаштыру эше төгәлләнде. 2021 елда биредә кече архитектура формалары урнаштырылачак.
Гомумән алганда, авылның үзәк мәйданын төзекләндерү эшләре 2021 елның 1 июленә тәмамланачак. Әлеге эш “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында алып барыла.
Бүген биредә Яңа елны бәйрәм итүгә актив әзерлек бара. Инициатив төркем үзәк мәйданны бизәү планын төзеде. Яңа ел чыршысын алып кайтылды һәм урнаштырылды. Аның биеклеге 20 метр тәшкил итә. Аны бизәү өчен йолдыз, гирляндалар һәм уенчыклар әзерләнгән.
Көннәр салкынайгач, боз шәһәрчеге өчен боз блоклары әзерләү эше башланды. Ир-атларга судан боз кисәкләре тартып чыгару өчен зур көч салырга туры килә. Аларның тырышлыгы белән тиздән Борайда Яңа ел могҗизасы – «Геройлар аллеясы»паркында боз шәһәрчеге пәйда булачак.
Фото: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/44023
Читайте нас: