Барлык яңалыклар

Нәрсә ул “агым-үрнәк”?

Илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеге 5% ка артачак дип көтелә.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортоста

Башкортстан предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белен тәэмин итү буенча гомумдәүләт проекты кысаларында 21 “агым-үрнәк” булдырылды.
Башкортстанның икътисади үсеш министрлыгында аңлатуларынча, “агым-үрнәк” предприятиеләрдә сайланган пилот проектлар буенча сакчыл технологияләрне гамәлгә кертү уңаеннан югары күрсәткечкә ирешү нәтиҗәләре.
Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү буенча илкүләм проектта хәзер республиканың 90 предприятиесе катнаша. Шуларның 46сы – сәнәгать, 19ы – авыл хуҗалыгы, 16сы – төзелеш, алтысы – транспорт һәм өчесе – ТКХ. Аларда 29 меңнән артык кеше эшли. Тагын алты предприятие гариза биргән, алар белән килешүләр төзеләчәк.
Ел ахырына кадәр илкүләм проектка республиканың ким дигәндә 100 предприятиесен җәлеп итү планлаштырыла. Бу күрсәткеч агымдагы елга федераль үзәк билгеләгән лимиттан 30% ка артыграк.
Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча илкүләм проекты Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елдагы Указы белән расланган һәм илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга кадәр 5% ка арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Анда ел саен 0,4 миллиард сумнан 30 миллиард сумга кадәр табышлы предприятиеләр катнаша ала.

Фото: egov-buryatia.ru
Читайте нас: