Барлык яңалыклар

Әниләр көненә бүләк

Стәрлебашта яңа ясле төркеме ачылды.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Стәрлебаш район үзәгенең 1нче балалар бакчасында 15 урынга исәпләнгән яңа ясле төркеме ачылды. Аларның 13е инде эшли, яңа төркем исә 1 декабрьдән нәниләрне кабул итә башлаячак. Ясле "Демография" гомумдәүләт проектының "Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм" программасы кысаларында Әниләр көне алдыннан ачыла.
Муниципалитетта белдерүләренчә, ясле өчен бина бүлеп бирелгән, анда капиталь ремонт үткәрелгән: керү төркемен яңартканнар, идәнне җылытканнар, диварларны яңадан штукатурлаганнар. Төркемдә коляскалар өчен пандус белән аерым ишек, иң кечкенә балалар өчен махсус исәпләнгән яңа санузел бар. Группада җылы суны өзлексез бирү өчен бойлерлар каралган. Яңа җиһазлар, матур уенчыклар һәм уеннар сатып алынган. Чыннан да, яңа төркем бик күркәм, сабыйлар өчен барлык уңайлыклар бар, аларның зәвыгы искә алынган. Шул ук вакытта бөтен заманча таләпләр үтәлгән.
Билгеле булуынча, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасында 2020 елда 3900 урынлык 24 балалар бакчасы төзеләчәк.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: