Башкортстанда 2019 елда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлек” дип аталган гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрдән кергән керемнең гомум күләме 140 миллиард сумнан артып киткән. Бу хакта Башкортстан Республикасының Икътисади үсеш министрлыгы хәбәр итә. Узган ел проектка 52 предприятие кергән, план буенча 50 каралган булган.
Хәзерге вакытта проектта республиканың 90 предприятиесе катнаша, шуларның 46сы — сәнәгать, 19ы — авыл хуҗалыгы, 16сы — төзелеш, 6сы — транспорт, 3се — торак-коммуналь хуҗалык. Аларда 29 меңнән артык кеше эшли. Тагын алты предприятие гариза биргән, алар белән килешүләр төзеләчәк.
Ел ахырына кадәр илкүләм проектка республиканың ким дигәндә 100 предприятиесен җәлеп итү планлаштырыла. Бу күрсәткеч агымдагы елга федераль үзәк билгеләгән лимиттан 30% ка артыграк. Бу хакта Башкортстан Республикасының Икътисади үсеш министрлыгы хәбәр итә.
2019 елда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” гомумдәүләт проектлары кысаларында гражданнарның аерым категорияләрен яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрү чараларын гамәлгә ашыру башланган иде.
Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренә караганда, “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” гомумдәүләт проектларының төбәк проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, гомумән алганда, 10 меңнән артык кешене яңадан өйрәтү планлаштырыла.