Барлык яңалыклар

Башкортстан сулыкларына – чөгә балыгы!

“Башнефть” акционерлар нефть компаниясе Павловка һәм Түбән Кама сусаклагычларына, Агыйдел елгасына 150 мең чөгә балыгы (стерлядь) маймычларын җибәрде.#командахабирова #правительстворазвития #нацпроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ЗеленаяБашкирия #МинэкологииРБ #ЭкоБашкортостан

“Башнефть” акционерлар нефть компаниясе Павловка һәм Түбән Кама сусаклагычларына, Агыйдел елгасына 150 мең чөгә балыгы (стерлядь) маймычларын чыгарды. Аларны җибәрү урыннары Росрыболовствоның Урта Идел төбәк идарәсе тарафыннан билгеләнде, һәм биологик су ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау региональ бүлекләре белән килешеп эшләнде.
Иреккә чыгару өчен маймычлар балыкчылык хуҗалыкларында 10 граммга якын авырлык җыйдылар, бу Урал климаты шартларында әлеге балыкларның үсеп китү мөмкинлеген арттыра. Моннан тыш, маймычлар яшәгән контейнерлардагы су температурасы акрынлап табигый су объектларыныкы – елга яки сусаклагычлар белән тигезләштерелде.
– Чөгә балыгының табигый популяциясен ясалма тулыландыру, һичшиксез, Кызыл китапка кертелгән төрне саклау өчен зур әһәмияткә ия. Әмма мондый башлангычларны тормышка ашырганда маймычлар чыгаруны су объектларының моңа кадәр яшәп килгән экосистемасын бозмыйча эшләү мөһим. Башкортстан нефтьчеләре бу эшне фәнни күзлектән чыгып башкардылар. Чыгару урыннары һәм маймычлар саны фәнни исәп-хисаплар һәм профильле ведомстволарның киңәшләре нигезендә билгеләнде. Нәтиҗәдә, маймычларның күпчелеге үсеп китәргә тиеш һәм алар урындагы флора һәм фауна балансын да бозмаячак, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Экология министрлыгының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану буенча Нефтекама шәһәр хезмәтенең баш белгеч-эксперты Аяз Килмәтов.
Русия сулыкларын сирәк очрый торган балыклар белән ясалма тулыландыру эше “Башнефть” компаниясенең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге стратегик бурычы булып тора. Ул экологик системаларны һәм биологик төрлелекне саклау, табигый ресурсларны яңадан тергезү буенча чаралар комплексын үз эченә ала. Шул рәвешле, нефтьчеләр Башкортстанда «Экология» гомумдәүләт проектына караган «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның җәйге-көзге чорында “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе Башкортстан Республикасы, Ненец һәм Хантый-Мансый автоном округлары сулыкларын кыйммәтле балык төрләре белән тулыландырды. Елга һәм сусаклагычларга чыгарылган чөгә һәм сөләйман балыгы маймычларының гомуми саны 1,2 миллион данә тәшкил итте. Әлегә кадәр компаниянең мондый күрсәткечләргә ирешкәне юк иде.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/43636
Читайте нас: