Барлык яңалыклар

Русиянең йөзе күптөрле

Моны Дәүләкәнлеләр яхшы белә. Алар «Күпйөзле Русия» конкурсының лауреаты исемен яулады.

Моны Дәүләкәнлеләр яхшы белә. Алар «Күпйөзле Русия» конкурсының лауреаты исемен яулады.
Мари иле Республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә «Күпйөзле Русия» IV Бөтенрусия халык уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләре фестиваль-конкурсы узды. Эпидемиологик хәл аркасында аны онлайн-форматта үткәрергә туры килде. Проект Русия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә кабул ителгән «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылды. Фестивальнең төп максаты – Русия Федерациясендә яшәүче халыкларының рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре нигезендә гражданлык тәңгәллеген ныгыту өчен шартлар тудыру.
Анда илнең күп төбәкләреннән оркестрлар һәм ансамбльләр катнашты. Республика вәкилләре арасында Башкортстан Республикасының атказанган халык иҗаты коллективы, «Берказан» курайчылар үрнәк ансамбле бар иде. Коллектив җитәкчесе Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Рият Тимиров билгеләп үткәнчә, фестиваль-конкурс кысаларында конкурс тыңлаулары, шулай ук жюри әгъзалары белән иҗади лабораторияләр узган.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/42433
Читайте нас: