Барлык яңалыклар

Эшлекле әниләр

Үз эшегезне ачасыгыз киләме? Хатын-кызларга "Әни-эшмәкәр" проекты ярдәмгә килә ала. Уфадан Альбина Мортазина 100 мең сумлык грант откан.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Альбина Мортазина "Бергә бәхетле" спорт гаилә клубын булдыру идеясен тәкъдим иткән. Проект "Әни-эшмәкәр" хатын-кызлар эшмәкәрлегенә ярдәм итү федераль мәгариф программасы финалына чыккан һәм бизнес-проектлар конкурсында беренче урынны алган. Альбина Уфа районының Миловка авылында кышкы шугалак өчен инвентарь сатып алырга ниятли.
БР Дәүләт комитетының матбугат сәркатибе Илгизәр Саньяров әйтүенчә, белем бирү программасы финалына чыкканчы, бәйгечеләрне биш көн дәвамында эшкуарлык нигезләренә укытканнар. Алар маркетинг нигезләренә, финанс һәм салым белеме нечкәлекләренә өйрәнгән, үз бизнес-планын булдыру өстендә эшләгән һәм проектларны тәкъдим итү күнекмәләрен булдырган. Уку-укыту кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелгән.
Чыганак: Башинформ.
***
Русиядә миллионнан артык эшсез хатын-кыз бар, һәм хатын-кызларның 98 проценты үз бизнесын булдыру турында хыяллана икән. Аларга "Әни-эшмәкәр" проекты ярдәмгә килә ала. Шартлары махсус сайтта китерелгән. Шунда ук гариза да бирергә мөмкин. Сайтка сылтама: https://mama-predprinimatel.ru/project/.
Читайте нас: