“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм” илкүләм проекты кысаларында сакчыл технологияләр керткәннән соң, “Уралмостострой” компаниясендә травма очракларының саны ярты ел эчендә аена 5тән 1гә кадәр кимегән. Бу хакта Хөкүмәт киңәшмәсендә икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Айрат Фәхретдинов белдерде.
Сакчыл эш кораллары кертү өчен пилот участок итеп юл плитәләре җитештерүчеләр сайланган.
"Ярты ел эчендә сынау участогында брак җитештерүне 56% ка киметергә һәм җитештерү вакытын 7,4 тапкыр киметергә мөмкин булды. Бер хезмәткәрнең сменада җитештерү күләме 33,3% ка арткан. Чараларны гамәлгә ашырудан потенциаль икътисади нәтиҗә елына 4,6 миллион сум тәшкил итте", – дип билгеләде министр урынбасары.
Шулай ук диагностика этабы кысаларында персоналны анкеталау үткәрелгән. Нәтиҗәләр буенча персоналны борчыган төп проблемалар билгеләнгән, эш корал белән тәэмин итү, җиһазлау, яктырту, хезмәт хакын формалаштыру һәм аның күләме, хезмәт шартлары яхшыртылган.
"Предприятиедә җитештерү культурасы сизелерлек артты. Без ирешелгәннәрдә тукталып калмаячакбыз һәм алган тәҗрибәне башка участокларга да тиражлаячакбыз", – дип нәтиҗә ясады предприятие генераль директоры Игорь Соболев.
Хәзерге вакытта "хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү" милли проектында республиканың 87 предприятиесе катнаша.
Гомумдәүләт проекты илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 5%ка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш.
Фото: Bashinform.ru