Барлык яңалыклар

Мәктәпләр заманлаша

Башкортстанның 945 мәктәбе алдагы өч елда компьютер һәм башка техника сатып алу өчен 1,52 млрд. сум алачак.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Башкортстанның 945 мәктәбе алдагы өч елда компьютерлар һәм башка техника сатып алу өчен шактый зур сумма – 1,52 млрд. сум алачак. Бу – «Мәгариф» илкүләм проектында каралган «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проектын программасы кысаларында үткәрелгән сайлап алу нәтиҗәләре буенча төбәкләргә бүлеп бирелгән иң зур сумма, дип билгеләп үттеләр Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә.
Мондый ярдәм элек тә башкарылып килгән. Мисалга, былтыр, ягъни 2019 елда республикада 63 мәктәпкә берәр күпфункцияле җайланма (ул принтер, сканер, ксерокс белән комплектланган), идарәче персонал өчен – алты, укытучылар өчен – ике, укучылар өчен 30 ноутбук, ике интерактив такта алынган булган.
Быелгы 2020 ел ахырына кадәр янә шундый ук комплектлар башка мәктәп укучыларын һәм укытучыларын сөендерәчәк. Алар республиканың 101 мәктәбенә кайтартылачак.
Билгеле булуынча, Башкортстанда барлыгы 1353 мәктәп бар. Аларны компьютер техникасы белән тәэмин итү – заман таләбе. Заманча һәм бик кирәкле комплектлар, нигездә, авыл территорияләренә җибәрелә.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: