Барлык яңалыклар

«Башкортстанның йөз шагыйре»н беләсеңме?

Республикабызда агымдагы елның 16 ноябреннән 6 декабренә кадәр «Башкортстанның йөз шагыйре» дип аталган дистанцион конкурс үтә. Ул төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.

Республикабызда агымдагы елның 16 ноябреннән 6 декабренә кадәр «Башкортстанның йөз шагыйре» дип аталган дистанцион конкурс үтә. Ул төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.
Конкурсның төп максаты – Республикада яшәүче төрле милләтләрнең әдәби мирасын пропагандалау, халыклар дуслыгын ныгыту. Бәйгедә мәктәпләрнең V – XI сыйныф укучылары, төрле техникум, колледж, югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Алар Башкортстанның иң билгеле шагыйрьләре иҗаты буенча видеороликлар, презентацияләр, анимацион фильмнар төшереп, жюри игътибарына тәкъдим итәргә тиеш. Шулай ук биредә “Башкорт теле елы”на һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган аерым номинацияләр каралган. Эшләр башкорт, рус, татар һәм республикада яшәүче башка халыклар телләрендә [email protected] адресы буенча кабул ителә.
Бәйге шартлары һәм кабул ителәсе язмаларның техник форматлары белән тулысынча Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан танышырга мөмкин. Чара Владимир Путинның "Май указлары"на ярашлы имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: strbsu.ru
Читайте нас: