Барлык яңалыклар

Стәрледә виртуаль тамашалар уздырылачак

Тамашачылар артистларга ияреп җырладылар, балачак һәм яшьлек елларын сагынып искә алдылар.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе филармониянең музыкаль премьерасын һәм яңа сәхнә экранын тәкъдим итте.
“90нчы еллардан килгән сәлам" дигән концерт программасында солистлар тамашачыларны 90нчы еллар бию хитлары белән сөендерде. Тамашачылар артистларга ияреп җырладылар, балачак һәм яшьлек елларын сагынып искә алдылар.
Шулай ук бу чара кысасында “Мәдәният” милли проекты кысаларында урнаштырылган яңа зур сәхнә экраны һәм проект җиһазлары да тәкъдим ителде.
Чараның виртуаль концерт залы ярдәмендә хәзер Стәрлетамак сәнгатькярләрен Русиянең һәм чит илләрнең теләсә кайсы почмагыннан карарга мөмкин.
Виртуаль концерт залларын булдыру түбәндәге чараларны үз эченә ала:
а) Региональ һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрен интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәренә югары тизлекле киң полосалы керү белән тәэмин итү;
б) мәдәният учреждениеләрен виртуаль концерт залы булдыру өчен кирәкле техник һәм технологик җиһазлар белән тәэмин итү;
в) филармония концертларын даими рәвештә трансляцияләү.

Фото: yandex.ru/images/search?text=в%20Стерлитамаке%20виртуаль%20концерт

Читайте нас: