Барлык яңалыклар

Безгә ФАПлар “ява”

Башкортстанда ФАПлар “яңгыры”. Әле бер, әле икенче районда фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Республикада авыл медицинасына игътибар зурдан. Бу аңлашыла да, чөнки төбәк халкының 40 проценты авылда яши. Пандемия чорында моның әһәмияте тагын да көчәйде. Кайдадыр яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелсә, кайдадыр искергәннәре яңартыла.
Быел гына да республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында 74 модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аларны типовой проект буенча берничә көн эчендә торгызганнар һәм барлык кирәкле медицина җиһазлары булдырганнар. Ел ахырына тагын 20 пункт ачу күздә тотыла. Объектлар төзү һәм аларны җиһазлау өчен 269 млн сум федераль акча бүленгән.
17 ноябрьдә Авргазы районында берьюлы өч авылда – Усман, Тукай һәм Иске Ибрайда – модульле сәламәтлек пункты сафка басты. ФАПларның элеккеге биналары инде күптән яраксыз хәлгә килгән, аларда су белән тәэмин итү дә, канализация дә булмаган. Амбулаторияләрдә фельдшер һәм акушер, күзәтү һәм процедура-прививка кабинетлары, пациентларга көтү урыны, шулай ук санузел һәм персонал өчен бүлмә бар. Биналарга су белән тәэмин итү һәм канализация, җылылык-электр системалары үткәрелгән.
"Яңа ФАПларның бюджеты 9 миллион тәшкил итә, өстәвенә, урындагы бюджеттан 1 миллион сум тирәсе финанс бүленде", – ди Авыргазы район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Цуканов.
“Бездә өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар күп, – ди Иске Ибрай авылында яшәүче Зәйнәп Ибраһимова. – Иске ФАП 1984 елда төзелгән һәм 36 ел хезмәт иткән иде инде”.
Шушы көннәрдә сәламәтлек пунктлары Чишмә районының Дмитриевка һәм Игнатовка авылларында да ачылды.
***
Хәзерге вакытта Башкортстанда 2 меңнән артык ФАП бар. 2021 елда авылларда тагын 62 яңа объект төзү планлаштырыла. Моның өчен 229 млн сум акча бүленгән. Ә 2025 елга кадәр төбәктә 100 дән 2000 кешегә кадәр халкы булган поселокларда 448 медицина пункты яңартылачак. Бу максатларга республика федераль бюджеттан 15 млрд сум күләмендә финанслау алачак.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: