Барлык яңалыклар

Сәламәтлек ашауга бәйле

Бүген онлайн-платформа өйгә “люкс” класслы рестораннардан ашамлыклар китерүгә заказ бирергә, якындагы кафе сайларга, шулай ук сезнең ресторан янында экологик продуктлар үстерүче фермерлар белән турыдан-туры эшләргә һәм азык-төлек җитештерүгә читтән торып идарә итәргә мөмкинлек бирә.

Соңгы берничә елда дөньяда азык-төлек сәнәгате бик зур үзгәрешләр кичерә. Фуд-секторда киләчәкнең иң кыю технологияләре сынала. Мәсәлән, бүген онлайн-платформа өйгә “люкс” класслы рестораннардан ашамлыклар китерүгә заказ бирергә, якындагы кафе сайларга, шулай ук сезнең ресторан янында чын экологик продуктлар үстерүче фермерлар белән турыдан-туры эшләргә һәм азык-төлек җитештерүгә читтән торып идарә итәргә мөмкинлек бирә.
Фуд-индустрия проектлары белән Русия бизнесы да кызыксына. Русиядә эшкуарлар һәм инвесторлар базарда эшли торган стартаплар өчен яңа акселерация программаларын башлап җибәрәләр, рестораторлар өчен сәүдә мәйданчыклары булдыралар, шәһәр азык-төлек һәм фермер продуктлары фестивальләре үткәрәләр, фуд-стартаплар өчен белем бирү программалары һәм лекцияләр цикллары оештыралар.
Уфада фуд-акселераторларның икенче укулары башланды. Анда 130 дан артык эшкуар белем ала. Бу хакта Башкортстанның Эшкуарлык буенча Дәүләт комитетының матбугат секретаре Илгизәр Саньяров хәбәр итте.
Фуд-акселераторның беренче агымы 2020 елның язында узган иде. Бу укуларның төп бурычы – эшкуарларга җәмәгать туклануын оештырырга ярдәм итү. Белем бирү программасының бер өлеше сәламәт туклануга багышланган. Диетолог-нутрициолог бу базарда кирәкле товарлар турында сөйли, катнашучыларга азык-төлекне ничек сакларга һәм аш-су әзерләргә киңәш итә. Программаның икенче өлешендә продукт җитештерү, онлайн-сәүдә, логистика, сату каналлары, эшкуарларга дәүләт ярдәме чараларын да кертеп, төрле яклап ярдәм итү мөмкин”, – дип өстәде Илгизәр Саньяров.
Онлайн-укыту Уфаның “киләчәк фабрикасы”нда алып барыла һәм Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

Фото: my.mail.ru
Читайте нас: