Барлык яңалыклар

Үсемлекне төзәтеп буламы?

Чишмә селекция үзәге базасында Селекция-орлыкчылык үзәге төзелер дип көтелә. Трансген һәм генетик яктан редакторланган үсемлекләр булдырылачак. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге базасында (ул – Евразия Фәнни-мәгариф үзәге катнашучысы) селекция-орлыкчылык үзәге оештырылачак. Гомумән, Русиядә «Фән» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 ел ахырына кадәр авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 35 селекция-орлыкчылык һәм селекция-нәсел үзәкләре булдыру, заманча технологияләрне, фән һәм мәгариф оешмаларының үз эшләнмәләре нигезендә, агросәнәгать комплексына кертү планлаштырыла.
Уфа галимнәренең проекты дөнья дәрәҗәсендәге Евразия Фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге программасына кертелгән һәм «Терлекчелектә һәм үсемлекчелектә селекция-генетик һәм молекуляр-күзәнәк технологияләре» технологик проектының бер өлеше булып тора.
Галимнәр селекция-орлыкчылык үзәгенә финанслау бирелеренә өметләнә. Үзәк Чишмә селекция үзәге базасында төзеләчәк, анда инде 80 селекция казанышы теркәлгән һәм клевер, люцерна, эспарцет, суданка кебек азык культураларын селекцияләү буенча эш алып барыла.
Проектта шулай ук бодай, арыш, борчак, азык культураларын паспортлаштыру һәм маркер-ориентлаштырылган селекция өчен генетик тест-система эшләү каралган. Мондый тест-система сатып алына торган орлыкларның сортларын төгәл идентификацияләү өчен кирәк, аларны селекция үзәкләре, орлыкчылык компанияләре һәм агрохолдинглар файдалана алачак.
Трансген һәм генетик яктан редакторланган үсемлекләр булдырылачак. Алар авыл хуҗалыгы җитештерүенә кертү өчен тәкъдим ителәчәк.
Чыганак: bashinform.ru.
Фотода эспарцет үләне. Чыганак: Pixabay.
Читайте нас: