Барлык яңалыклар

Уфа автобуслары кайчан яңарыр?

Яңа җәмәгать транспортын алу программасына эләгү өчен таләпләр катгый.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

"Башинформ" агентлыгында онлайн матбугат конференциясендә Башкортстан Транспорт министрлыгы башлыгы Алан Марзаев журналистларга ни өчен республикага "Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары" федераль проекты һәм "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проекты кысаларында яңа автобуслар бирелмәгәнлеген аңлатты. Әлеге проектта РФнең барлык субъектлары да катнаша, Башкортстан Республикасы 2019 елда да гариза биргән булган, әмма төбәк кайбер критерийлар буенча сайлап алынмаган.
Алан Марзаев сүзләренчә, яңа җәмәгать транспортын алу программасына эләгү өчен түбәндәгеләр таләп ителә:
- акчасыз түләү мөмкинлеге булу һәм акчасыз түләүнең билгеле бер проценты булу;
- яңартылган маршрут челтәре;
- терминаллар булу;
- брутто-контрактлар булу.
Ә Башкортстан брутто-контрактлар системасына күчмәгән әле.
"Тиздән беренче конкурс узачак, ел ахырына кадәр 21 маршрут брутто-контрактлар буенча сатылачак", – диде министр. Ул "Нефаз"ларның соңгы модельләрен сатып алуларын да хәбәр итте. "Алар газ мотор ягулыгында, бу аларны экологик яктан отышлы, шуның хисабына үзкыйммәт һәм, димәк, йөрү бәясе дә кими", – дип нәтиҗә ясады ул.
Элегрәк "Башинформ" хәбәр иткәнчә, Казанда "НефАЗ" предприятиесе җитештергән, газ-мотор ягулыгында эшлүче 53 яңа автобус йөри башлаган да инде.
Чыганак: Башинформ.
Фоточыганак: transport.bashkortostan.ru.
Читайте нас: