Барлык яңалыклар

Ярмәкәй ярмалары

Әзер продукция Ярмәкәй районында, шулай ук аннан читтә сатыла.#НациональныеПроектыБашкортостана #Нацпроекты

Ярмәкәй районы эшкуары Ринат Миңнеәхмәтов “Агростартап” гранты ярдәмендә ярма җитештерү цехы ачты. Бу хакта Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте. Аңа караганда, фермер Ринат Миңнеәхмәтов Ярмәкәй районы хакимиятенә мондый цехны төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. Эшкуарлык сәгатендә аны оештыру турында карар кабул ителгән.
Эшкуар үз инвестпроектын өч ел дәвамында берничә этапта гамәлгә ашырырга планлаштыра, – дип хәбәр итә төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат секретаре Алмаз Галимов. – 16 яңа эш урыны булдырылачак, инвестицияләрнең гомуми күләме 40 миллион сумнан артып китәчәк. Әлеге инвестпроект “Агростартап” грантларын бирү бәйгесендә катнашырга тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, Ярмәкәй районы фермеры грант отты”.
Грант алганнан соң предприятиедә ярмаларны сортлау һәм фасовкалау буенча сатып алынган җиһазлар файдалануга тапшырылган. Сентябрь аенда эшкуар ГОСТларга туры килгән продукциясен тәкъдим итә башлаган. Бүгенге көндә анда ике хезмәткәр эшли. Әзер продукция Ярмәкәй районында, шулай ук аннан читтә сатыла.
Быел республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшләүче 159 эшкуары дәүләт ярдәме алды. Бүлеп бирелгән грантларның гомуми суммасы 695 миллион сумга якын.
Әлеге ярдәмнәр Русия Президенты Владмир Путинның гомумдәүләт проектлары турындагы фәрманына ярашлы тормышка ашырыла.

Фото: Bashinform.ru

Читайте нас: