Барлык яңалыклар

Таңатарда таңнар якты ата

Моның сәбәбе бер: Башкортстанның Борай районы Таңатар авылы халкы актив тормыш белән яши, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Шуңа күрә аларның таңнары якты, күңелләре исә һәрчак күтәренке.#НациональныеПроектыБашкортостана #Нацпроекты #СпортНормаЖизни #АктивноеДолголетие #УкреплениеОбщественногоЗдоровья #нацпроекты, #региональныепроекты #демография

Моның сәбәбе бер: Башкортстанның Борай районы Таңатар авылы халкы актив тормыш белән яши, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Шуңа күрә аларның таңнары якты, күңелләре исә һәрчак күтәренке.
Таңатарны тулы хокук белән «спорт авылы» дип атарга мөмкин. Физкультура белән шөгыльләнүчеләр өлкән буын вәкилләре арасында аеруча күп. Аларны «Яшьлек» клубы берләштерә. Тормыш тәҗрибәләре, яшәгән еллары зур булса да, күңелләре һәрвакыт яшь таңатарлыларның. Алар иртә яздан алып көзгә кадәр велосипедларга утырып, көненә 20 чакрым ара үтә. Авыл халкы арасында шулай ук «скандинав йөреше» дә бик популяр.
Спорт белән бер-ике кешедән торган кечкенә компанияләр белән дә, күмәкләп тә шөгыльләнәләр. Көнгә бер ярым-өч сәгать йөреп, «скандинав йөреше» белән кимендә өч-биш чакрым ара үтә таңатарлылар! Бу – авыл халкына очрашу, аралашу өчен сәбәп тә. Йөреш аларга көч, энергия бирә. Шул рәвешле, таңатарлылар сәламәтлекләрен, физик формаларын саклыйлар. Кайберәүләр инде күп еллар спорт йөреше белән шөгыльләнә, әмма арада яшьләр дә шактый. Авылда сәламәт яшәү рәвешенә өйрәткән газеталарга да күпләп язылалар.
Президент Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проектында билгеләнүенчә, сәламәт тормыш рәвешен алып бару кеше гомерен озынайтуда иң мөһим факторларның берсе булып тора. Русия халкының күпчелеге гомерне озайту өчен сәламәт яшәү рәвеше кирәклеген яхшы аңласа да, сүздән эшкә күчүчеләр күп түгел. Моның сәбәбе бер – ялкаулык. Аны җиңү өчен күбрәк хәрәкәт итәргә кирәк. Спортның кайсы гына төрен алма, алар һәммәсе дә тормыш сыйфатын яхшырта. Бер уйласаң, максатыбыз да шул бит! Кыскасы, барысы да – үзебезнең кулда!
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/35746
Читайте нас: