Барлык яңалыклар

Стәрлетамак «Кайнау ноктасы»на җитте

Дөрес, әлегә Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында гына…#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

3 ноябрьдә Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалында «Кайнау ноктасы» дип аталган коллектив эш мәйданчыгы ачылды. Башкортстан вузлары арасында бу әлегә икенче шундый мәйданчык кына. «Платформа НТИ» коммерциясез автоном оешмасы һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы ярдәме белән, бүгенге көнгә илдә барлыгы 100 дән артык шундый мәйданчык ачылды.
Тантанада 250дән артык тыңлаучы һәм эксперт – Русия Федерациясенең VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Инга Юмашева, Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова, Башкорт дәүләт университеты проректоры Светлана Мостафина, әлеге уку йортының Стәрлетамак филиалы директоры Алексей Ковальский, Стратегик башлангычлар агентлыгы вәкиле Андрей Силинг, шәһәр хакимияте һәм бизнес-берләшмә җитәкчеләре катнашты.
«Кайнау ноктасы» эшкуарлык университеты кануннары буенча эшләячәк һәм үз мәйданында мәгариф, фән һәм бизнес өлкәсе вәкилләрен, студентларны, заманча технологияләр кулланучы эшкуарларны, дәүләт хезмәткәрләрен, иҗтимагый оешмалар һәм һөнәри берләшмәләр әгъзаларын берләштерәчәк. Бу алдынгы санлы технологияләрне сынау һәм республика шартлары өчен яраклаштыру урыны булачак.
«Кайнау ноктасы» коллектив эш мәйданчыгы Русия Президенты Владимир Путинның «май указлары»на ярашлы кабул ителгән «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/34285
Читайте нас: