Барлык яңалыклар

Осталарга файдасы тиярдәй

Башкортстан һөнәрче осталары каталогы төзелә. Анда керү өчен махсус форманы тутырырга кирәк.

Халык сәнгать һөнәрләре республика үзәге Башкортстанның һөнәрчеләр һәм предприятиеләре каталогын төзи. Бу хакта Башкортстанның Эшмәкәрлек буенча Дәүләт комитеты хәбәр итә.
Мондый каталог үз эченә осталар эшчәнлегенең төрләрен, аларның контактларын һәм җитештерелә торган продукциянең кыскача тасвирламасын алачак.
Каталог ярдәмендә Башкортстан халкы һәм кунаклары үзләрен кызыксындырган товарларны таба, социаль челтәрләр аша онлайн режимда эшләр белән таныша һәм ошаган эшләнмәләргә заказ бирә алачак. Үз чиратында, һөнәр осталары бер-берсе белән таныша һәм эшлекле элемтәләр урнаштыра алачак.
Халык кәсепләренең республика үзәге кече һәм урта эшкуарлыкка (КУЭ) ярдәм итү инфраструктурасы объектлары составына керә.
Үзәк – Башкортстанда урнашкан халык сәнгать һөнәрләрен, һөнәрчелек, тарихи һәм географик кәсепләрен торгызу, саклап калу, үстерү, популярлаштыру максатыннан булдырылган. Ул шулай ук эшмәкәрләргә дәүләт ярдәмен алуда ярдәм итә, яңа продуктларны базарга чыгаруда, Русия күләмендәге һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашуда булыша, башка төрле хезмәтләр күрсәтә, шулай ук КУЭ субъектларына консультация хезмәтләре күрсәтә.
Башкортстан һөнәрчеләре каталогына керү өчен махсус форманы тутырырга кирәк. Барлык кирәкле мәгълүматны 7(347) 224-99-99 телефоны буенча алырга мөмкин.
Башкортстан һөнәрче осталары каталогы Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылучы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча гомумдәүләт проектны үтәү кысаларында төзелә.
Читайте нас: