Барлык яңалыклар

Ана капиталы үсә

Аның күләме беренче балага – 483 882 сум, икенче балага 639 432 сум тәшкил итәчәк.

Русиянең мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина сүзләренә караганда, киләсе елда ана капиталы күләме индексацияләнәчәк, киләчәктә аны ел саен арттыру планлаштырыла. Ольга Баталина бу хакта “Бергәләп балалар өчен! Партнерлыкның төп программалары” дип аталган Бөтенрусия форумында хәбәр итте. 2021 елда ана капиталы, инфляциянең фаразланган дәрәҗәсен исәпкә алып, 3,7%ка индексацияләнәчәк. Аның күләме беренче балага – 483 882 сум, икенче балага 639 432 сум тәшкил итәчәк.
2007 елдан мондый дәүләт ярдәменә икенче бала туган яки уллыкка алынган гаиләләр (шулай ук аннан соңгы һәр бала, моңа кадәр ана капиталына хокук тумаса яки рәсмиләштерелмәгән булса) хокуклы.
2020 елдан башлап ана капиталына беренче бала туган гаиләләр дә хокуклы.
2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы күләме 466 617 сум тәшкил итә.
2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы 150 мең сумга арта.
Ана капиталын бирү Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Демография” милли проектында каралган.

Фото: gosprof74.ru
Читайте нас: