Барлык яңалыклар

Техника ярдәмгә килә

Планшетлар кемнәргә тәгаенләнгән?#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Республиканың 49 медицина оешмасына 790 планшетлы компьютер бирелгән. Планшетлар терапевтларга, педиатрларга, шулай ук күчмә табиб бригадаларына тәгаенләнгән. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Заманча планшетлы компьютерлар пациентларның шәхси мәгълүматларының сакланышын тәэмин итү өчен кирәкле мәгълүмат чаралары белән җиһазландырылган. Алар электрон медицина картасын алып бару, рецептлар язу, тикшеренү нәтиҗәләрен электрон рәвештә формалаштыру, тапшыру һәм алу өчен бик тә уңайлы. Гомумән, сәламәтлек саклау өлкәсендә санлы технологияләр шактый тиз үсешә һәм табибларга, шәфкать туташларына ярдәмгә килә. Дәвалау процессын оештыруда, пациентларны регистрацияләүдә алар – алыштыргысыз ярдәмче.
Компьютер техникасы медучреждениеләргә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча кайтартылды. Төгәлрәк әйткәндә, "Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы (ЕГИСЗ) нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру" төбәк программасы кысаларында тормышка ашырылды.
Читайте нас: