Барлык яңалыклар

Башкортстан спортчыларының акчалары арта

Шушы хактагы Указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Тик кемнәрнең һәм күпмегә? Җавап – сайтта!#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Радий Хәбировның «Башкортстан Республикасы спортчыларын һәм аларның тренерларын 2017-2021 елларда Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия һәм үсмерлер уеннарында, чемпионатларда, кубокларда, дөнья һәм Европа беренчелекләрендә призлы һем 4-8 урыннар өчен акчалата бүләкләү турында» Указына үзгәрешләр 2020 елның 28 октябрендә үз көченә керде. Хәзер республика данын яклаучы спортчылар, ярышлардагы нәтиҗәләренә карап, 2 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Әлегә кадәр матди ярдәм күләме 2011 елдан яңадан каралмаган һәм артмаган булган
Спортчылар хәзер нинди суммалар алачак соң?
Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарында беренче урын алган өчен, җиңүчеләр 2 000 000 сум акча алырга мөмкин. Көмеш медаль ияләре хәзер 1 500 000 сум күләмендә түләүгә дәгъва итә алачак, ә бронза медальпризерлары 1 000 000 сум алачак. Бу ярышларда призлы урыннар өчен бүләкләү суммасы 500 000 сумга артты.
Яшүсмерләрнең Олимпия уеннарында беренче һәм икенче урын алучылар өчен бүләкләү суммасы 50 мең сумга артты: хәзер алтын медаль ияләренә – 300 000 сум, икенче урын өчен 250 000 сум түләнәчәк.
2020 елдан башлап беренче тапкыр Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия уеннарында 4-8 нче урыннарны алган спортчылар 200 000 сум акча белән бүләкләнәчәк, Яшүсмерләр Олимпия уеннарында шушы ук урыннарга лаек булучылар 75 000 акчага ия булачак. Шулай ук Русия чемпионатларында, Бөтендөнья Универсиадаларында, Европа уеннарында призлы урыннар алган спортчыларга да акчалата түләүләр билгеләнгән.
Шулай ук Олимпия уеннары исемлегендә булмаган спорт төрләре буенча дөнья, Европа чемпионатларында, төрле беренчелекләрдә һәм чемпионатларда призлы урыннар алучылар өчен матди бүләкләү артты.
Җәйге һәм кышкы Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия һәм яшүсмерләр Олимпия уеннарында призлы яки 4-8 нче урыннарны яулаган спортчыларның тренерларына, шулай ук Европа уеннарында, чемпионатларда, кубокларда, дөнья һәм Европа беренчелекләрендә, Бөтендөнья Универсиадасында һәм Русия чемпионатларында призлы урыннар яулаучылар тәрбияләгән тренерларга спортчы алган акчалата бүләкнең 50 проценты күләмендә акча биреләчәк.
Әлеге чара Башкортстан спортчыларының чит төбәкләргә китүен туктатырга тиеш. Указ «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында кабул ителде.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/33010
Фото: mayak-74.ru
Читайте нас: