Барлык яңалыклар

Ала белү дә кирәк

Башкортстанда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру өчен быел бюджеттан 2,3 млрд сум каралган. Ләкин аны үзләштереп өлгерерү дә мөһим.

Башкортстанда гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру буенча йомгаклар ясалды.
Төбәк проектларын гамәлгә ашыруга тәгаенләнгән бюджет акчаларының гомуми күләме 2020 елда 2,3 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 1,8 млрд сум. Гомум алганда, 1,18 млрд сум үзләштерелгән, ягъни еллык планның 51 процентын тәшкил итә. 1 октябрьгә 1,2 млрд сум үзләштерү планлаштырылган булган.
Үзләштереп өлгермәү пандемия аркасында эшләрне башлап җибәрү тоткарлыклары белән бәйле. Шулай ук субсидия акчаларының башкарылган эшләрне кабул итүне раслый торган документларның муниципалитетлар тарафыннан тапшырылгач кына күчерелүе белән аңлатыла. “Аукционнарда җиңүчеләрнең контракт төзүдән яки инде төзелгән муниципаль контрактларны үтәүдән баш тарту очраклары еш”, – ди Башкортостан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников.
2019 елгы Бөтенрусия конкурсында җиңүче проектларны гамәлгә ашыру буенча эшләр тәмамланган, җитешсезлекләр бетерелгән, документлар рәсмиләштерелгән. 2020 елгы Бөтенрусия конкурсында җиңүче проектлар буенча эшләрне 2020 елның 25 декабренә кадәр төгәлләү планлаштырыла.
"Башинформ" мәгълүматлары буенча.
Читайте нас: