Барлык яңалыклар

Спорт – тормыш нормасы

Спорт – тормыш нормасыГТО мәйданчыклары кайсы районнарда һәм шәһәрләрдә булачак?#нацпроектыБашкортостан, #НацПроектДемография #командаХабирова#ПодтяниськдвижениюГТО #спортнормажизни

Башкортстанда 2020 елда «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт – яшәү нормасы» төбәк проектын гамәлгә ашыруга 338,42 млн сум тәгаенләнгән булган. Аның 180 млн сумы үзләштерелгән. Бу хакта республика Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы башлыгы Руслан Хәбибов хәбәр итте. Министр сүзләренә караганда, гомум сумманың 260,47 млн сумы федераль бюджеттан бүленгән.
«Спорт министрлыгы линиясе буенча акчалар планда каралганнан азрак үзләштерелгән. Бу Нефтекамскида ГТО мәйданчыкларын һәм ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексын кайтарту сроклары бозылуга бәйле. Хәзерге вакытта 2020 елның сентябренә кайтарылырга тиешле җиһазлар өлешчә кергән. 13 мәйданчыкның 9ы куелган, бу 24,7 млн. сум тәшкил итә», – дип аңлатты Руслан Хәбибов.
ГТОның башка мәйданчыклары тагын Бүздәк, Чакмагыш, Учалы, Балакатай, Яңавыл, Благовар, Әлшәй районнары, Сибай һәм Межгорье шәһәрләренә бүленгән. Документлар әзер һәм инде түләнгән. Шулай ук ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы өчен 16,5 млн. сумлык җиһазлар кайтартылган. «Спорт – тормыш нормасы» программасы буенча 2020 елга тәгаенләнгән акчаларны тулысынча үзләштереп бетерү декабрь аенда булыр дип фаразлана.
Чыганак: Башинформ.
Фото: https://vk.com/gtorb.
Читайте нас: