Барлык яңалыклар

Алкоголь коронавирустан саклыймы?

Юк икән шул. Бу хакта Стәрлетамак шәһәре 2 нче наркологик диспансерының баш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Азат Әсәдуллин белдерде. Аның фикеренчә, коронавирус пандемиясе икенче проблема да китереп чыгарган: ул да булса халыкның әлеге авыру белән бәйле шик-шөбһәләрен исерткеч эчемлекләр ярдәмендә басарга омтылуы.#нацпроектыБашкортостан, #НацПроектЗдравоохранение #НацПроектЗдравоохранение02, #национальныепроекты, #нацпроекты, #региональныепроекты #командаХабирова

Юк икән шул. Бу хакта Стәрлетамак шәһәре 2 нче наркологик диспансерының баш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Азат Әсәдуллин белдерде. Аның фикеренчә, коронавирус пандемиясе икенче проблема да китереп чыгарган: ул да булса халыкның әлеге авыру белән бәйле шик-шөбһәләрен исерткеч эчемлекләр ярдәмендә басарга омтылуы.
«Коронавирус пандемиясе, һичшиксез, халыкка бик начар тәэсир итте, чөнки ул үзеннән-үзе кешеләрнең борчуын арттыра, депрессив халәтләрнең артуына китерә. Кешеләр алкогольне депрессиягә каршы дару буларак куллана башлый», – дип аңлата нарколог. Легаль алкоголь сатуның артуызакон бозу очракларының күбәюенә, юл фаҗигаләре саны артуына да китерә.
Соңгы вакытта социаль челтәрләр аша COVID-19га каршы көрәштә алкогольнең файдасы турындагы күпсанлы хәбәрләр таратыла. Шуның аркасында, коронавирус пандемиясе фонында ил төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да, нарколог ярдәме сорап мөрәҗәгатьләр саны артканнан-арта бара.
«Төп сәбәп – коронавирусны дәвалауда спиртның файдасы турындагы ялган мәгълүмат. Ул социаль хәвефне көчәйтә. Тагын бер сәбәбе – зарарлы гадәтләрне дәвалауга юнәлтелгән кайбер хастаханәләрне COVID –госпитальләр итеп үзгәртеп кору, – диде Азат Әсәдуллин. – Әйтик, бүген безнең наркодиспансер бүлекләре тулысынча тулган диярлек. Яңа авыруларны яткыру өчен мөрәҗәгать иткәннән 1,5-2 көн үтә. Бары тик ашыгыч пациентлар шунда ук госпитализацияләнә, алар планлы госпитализацияне көтмиләр».
Азат Әсәдуллин хәбәр иткәнчә, алкогольнең зыяны турында күптән билгеле, әмма бүгенге көнгә кадәр суррогат хәмер зур куркыныч тудыра.
Шуны да искәртик, соңгы вакытта күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, Башкортстанда алкоголь продукциясе белән агуланудан үлүчеләр саны кискен кимеде.
«Бу – без омтылган нәрсә. Бездә үлүчеләр саны буенча һәм тулаем бу җинаятьләргә каршы көрәш буенча күрсәткечләр начар түгел», — дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 26 октябрьдә республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә.
Әйтик, 2018 елда республикада суррогат хәмер аркасында 211 кеше үлгән булса, узган елны бу күрсәткеч 99 кеше тәшкил иткән..
2019 елда алкоголь белән агулану очракларыннан үлүчеләр санының республикадагы уртача күрсәткече һәр 100 мең кешегә 2,4 кеше тәшкил иткән. Бу илдәге уртача күрсәткеч белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк – Русиядә һәр 100 мең кешегә 4,4 үлем очрагы теркәлә.
Быел да алкогольдән үлүчеләр саны кими бара. Беренче сигез айда Башкортстанда шул сәбәптән үлүчеләр саны 42 кешегә кадәр кимегән.
«Суррогат алкоголь башка ялган ялган аракы кебек үк бик куркыныч. Беренче чиратта, биредә сыйфат контрольдә тотылмый һәм, шуңа бәйле рәвештә, агулы өзлегүләр күп була, –дип билгеләп үтте Азат Әсәдуллин. – Безнең пациентларның 70-86 проценты диспансерга кулдан сатып алынган суррогат хәмер кулланып эләгә. Пандемия аркасында суррогатлар проблемасы хәзер күп кенә илләрдә, шул исәптән Русиядә дә бик кискен тора.»
Әсәдуллин ассызыклап үткәнчә, зарарсыз хәмер юк, ул хәтта иң кечкенә дозада да зыянлы. Шуңа күрә коронавирус шартларында кешеләргә шөгыль һәм шатлык хисе тудыручы сәбәпләр табу сорала. Яраткан эшең, гаиләң булса, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнсәң, хәмернең кирәге дә калмый, – дип ассызыклады табиб.
Фото: vitbich.org
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/31336
Читайте нас: