Барлык яңалыклар

Киләчәккә билет

Башкортстан мәктәпләрендә белем алучы 18 500 бала «Киләчәккә билет» проекты буенча профориентацион тестлар үтте. Бу – «Мәгариф» гомумдәүләт проектының бер өлеше.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Башкортостан Республикасы мәктәпләренең 6-11 сыйныфларында белем алучы 18,5 меңнән артык укучы bilet.worldskills.ru платформасында һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узды. Бу «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында «Яшь профессионаллар» («Ворлдскиллс Россия») берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Киләчәккә билет» проектының мәктәп укучылары өчен беренче этабы.
Проект кысаларында яшүсмерләр шулай ук һөнәри тәҗрибәләрдә дә катнашалар. Алар анда тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә өлкән белгечләр көн саен хәл итә торган бурычларны үтиләр. Мәсәлән, telegramда чат-бот булдыру, лаборатор химик анализ үткәрү, техник бирем буенча туристик объектлар сайлап алу, биналарның идарәчеләр җыелышын оештырыру. Башкортстанда сайлап алу өчен 61 компетенция бар. Моның өчен республиканың 24 шәһәр һәм районында 59 мәйданчык эшли.
Һөнәри юнәлеш бирүче чаралардан соң, проектта катнашучы һәр кеше алга таба белем бирү юнәлешләрен кору буенча шәхси тәкъдимнәр ала.
bilet.worldskills.ru порталында теркәлгәннән соң, 6-11 сыйныфларда белем алучы һәр укучы проектта катнашу хокукына ия була. Моннан тыш, 23 октябрьдә «Киләчәккә билет»һөнәрләр фестивале башланып китте. Ул дистанцион-көндезге форматта уза, аның ярдәмендә Русиянең теләсә кайсы почмагында яшәүче укучылар 90 төрле һөнәрдә үзләрен сынап карый ала. Барлык мәгълүмат bilet.worldskills.ru платформасының «Фестиваль» өстәмә битендә урнаштырылган.
«Киләчәккә билет» проектының максаты – 6-11 сыйныф укучылары арасында булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлау мөмкинлеген булдыру. 2020 елда проектка Россиянең 80 регионы кушылды. «Киләчәккә билет» махсуслаштырылган санлы платформасында 1,5 миллионнан артык кеше теркәлгән.
Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/30195
Читайте нас: